Спас районында инвалидлар декадасы алдыннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллиннан бүләкләр тапшырдылар

2019 елның 29 ноябре, җомга
Социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә районның аз хәрәкәтле гражданнары йортына барып, аларга сәламәтлек, шатлык, яхшы кәеф теләп, Айрат Хәйруллиннан бүләкләр тапшырдылар. Барысы да канәгать калды, елмаеп каршы алдылар, шатлыклары белән уртаклаштылар. Авыр тормыш хәлендә калгач, алар рухи, игелекле кешеләр булып калуларын дәвам итәләр. Безгә алардан өйрәнер нәрсәләр бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International