Спас районы вәкилләре «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» VII милләтара яшьләр форумында катнаштылар

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Форум Казан шәһәрендә 2019 елның 22-25 ноябрендә узды.
 
Беренче көнне форумны ачу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгының стратегик үсеш, проектларга һәм инициативаларына ярдәм итү бүлеге башлыгы Динар Хафизов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының челтәр багланышлары, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Русалина Гайнатулина, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының иҗади һәм тәрбия эшләре буенча проректоры вазыйфаларын башкаручы Дилә Дәүләтшина катнашты. "Бу Форум безнең дуслык турында сөйли, - диде Ләйлә Ринатовна, - Татарстан территориясендә, Россия Федерациясендә яшәүче халыклар дуслыгы турында".
 
Спас муниципаль районының Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе Советникова Надежда, ТР муниципаль берәмлекләрендәге вәкиллекләр эшчәнлеге турында сөйләде. Барлык көннәрдә дә безнең активистлар өч юнәлеш буенча яңа белемнәр алдылар: "Этник колоритлы чаралар режиссурасы", "Тарих популярлаштыручылары", "Этнокультура өлкәсендә үзмәшгульләр".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International