2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны Гомумроссия кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты түбәндәге адрес буенча кабул итәчәк: Татарстан Республикасы, Спас районы, Болгар шәһәре, Пионер урамы, 19 йорт.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты компетенциясенә җирле үзидарә турындагы законнарда каралган мәсьәләләрне хәл итү керә.