Район мәдәният йортында Спас муниципаль районының яшь гражданнар форумы узды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
«Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән һәр муниципаль берәмлектә яшь гражданнар форумы үткәрә.
Форумда катнашуга 12-18 яшьлек иҗтимагый берләшмә активистлары чакырылган иде. Балалар белән мәйданчыкларда катнашучыларның шәхси сыйфатларын үстерү буенча мастер-класслар, шул исәптән социаль проектлаштыру буенча мастер-класс үткәрелде.

Пленар утырыш эшендә Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Александрович Осокин катнашты.
 
Пленар өлеш кысаларында форумда катнашучы һәркем район территориясендә тормышка ашыру өчен үз идеясен яки социаль проектын тәкъдим итә алды. Иң яхшы педагоглар һәм балалар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
 
Тихонова Зөлфия Клим кызы-ТР Спас муниципаль районы Балалар иҗат йорты директоры;

Федорова Ксения Сергеевна-ТР Спас муниципаль районы " Балалар иҗат йорты» балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарәсе органнары белән эшләү бүлеге мөдире;

Герасимова Любовь Николаевна-ТР Спас муниципаль районы «2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» педагог-оештыручысы;

Силантьева Светлана Владимировна-ТР Спас муниципаль районы Бураково урта мәктәбе укытучысы;

Стрижова Валентина Васильевна-ТР Спас муниципаль районы Антоновка урта мәктәбе укытучысы;

Давтян Лаура-ТР Спас муниципаль районы «1 нче Болгар урта гомуми белем мәктәбе» МБМунең 10 сыйныф укучысы;

Костина Анна-ТР Спас муниципаль районы «2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУнең 10 сыйныф укучысы;

Киямова Энҗе-ТР Спас муниципаль районы Бураково урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

Карпова Наталья-ТР Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучысы;

Аверьянов Альберт - П.А.Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәп-интернаты укучысы
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International