Спас муниципаль район башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде. Узган атнага йомгак ясадылар, агымдагы мәсьәләләрне карадылар, якын арада узачак чаралар планы белән таныштылар.
Аннан соң Фәргать Вагыйз улы «Түгәрәк өстәл» форматында коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре белән очрашу үткәрде. Очрашуда грант эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары С.И. Тюнёв авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә салым җыю мәсьәләләре каралды.
Спас муниципаль район башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә районның узган атнадагы нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре буенча фикер алыштылар һәм якындагы чорга эш планын формалаштырдылар.
ТР Спас муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне искә алу көненә багышланган киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта район башлыгы, комиссия әгъзалары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары катнашты. Утырышта район автомобиль юлларында авариялелек сәбәпләре, белем бирү учреждениеләре янындагы юл билгеләрен норматив хәлгә китерү мәсьәләсе каралды. "2020 елга Спас муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру" программасы проекты каралды.
Аннары армиягә чакыру кампаниясен уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов, ТР Хәрби комиссариатының Әлки һәм Спас районнары буенча бүлеге рәисе В.П. Лаврентьев, Спас муниципаль районының Совет һәм Башкарма комитеты активы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.