Спас районында «Мин Татарстанны яратам» бию флэшмоблары конкурсы узды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Конкурс Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына, балаларның рухи мирас, милли мәдәниятнең кыйммәтләре һәм традицияләре нигезендә иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан багышланган.
Конкурста мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре, педагоглар катнашты. Конкурста катнашучыларга уңай бәйрәм атмосферасында бию иҗаты аша үзләрен күрсәтү, хис-кичерешләр белән тулыландыру һәм башкаларны зарядкаларга мөмкинлек бирделәр.
Нәтиҗәдә җиңүче һәм призерлар билгеләнде:
I урын - “Колосок” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (музыкаль җитәкчесе Аристова Т.М.);
II урын - “Родничок” катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (музыкаль җитәкчесе Белоглазова А.А.);
III урын - «Теремок» балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (җитәкчесе Журавлева Ю.В.), «Солнышко» балалар бакчасы (музыкаль җитәкчесе Зеленовская И.В.) бию коллективлары.
Барлык бию коллективлары грамоталар белән бүләкләнделәр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International