Көн нәтиҗәләре

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Болгар шәһәр Башкарма комитетында «Болгар шәһәре» муниципаль берәмлеге Советының чираттан тыш 48 нче утырышы узды. Утырышта түбәндәге карарлар кабул ителде: «Канализация системасын түләүсез файдалануга тапшыру турында, «Болгар шәһәре» муниципаль берәмлегенең норматив хокукый актларының үз көчләрен югалтуын тану турында», «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының чираттагы XIV съездына делегатлар сайлау турында». Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мухаметов ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары И.Н. Павлов белән очрашу үткәрде. Очрашудан соң Игорь Николай улы Спас муниципаль районы башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International