2019 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Болгар шәһәрендә "Армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять" төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең җирле оешмасы базасында"Халык бердәмлеге көненә" багышланган пневматик коралдан ату буенча район беренчелеге узды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Ярышларда районның 6 гомуми белем бирү оешмасы катнашты: 1 нче номерлы Болгар урта мәктәбе, 2 нче номерлы Болгар урта мәктәбе, Өчкүл урта мәктәбе, Спас тармак технологияләре техникумы, Никольск урта мәктәбе, Иске Рәҗәп урта мәктәбе. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Спас тармак технологияләре техникумы командасы, 2 урынны Иске Рәҗәп урта мәктәбе, 3 урынны Өчкүл урта мәктәбе яулады. Җиңүчеләр кубок, диплом һәм медальләр, ә призерлар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International