Шимбә көнне, Болгарның базар мәйданында барлык теләүчеләрне ярминкәгә чакырды, анда җирле фермерлар, эшмәкәрләр, мәгариф учреждениеләре продукциясе тәкъдим ителде.
Иртән базар мәйданына районның барлык хуҗалыклары да диярлек үз продукциясе белән килеп җиттеләр, күп кенә шәхси эшмәкәрләр, мәгариф учреждениеләре вәкилләре. Теләгән кеше биредә ашлык, печән, салам, бәрәңге, ит, балык, җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм башка бик күп әйберләр сатып ала алды. Ит, балык киштәләре янында да сәүдә бик кызу барды, машинадан ук тиз арада бодай таралды, башка товарлар да озак тоткарланмады.
Ярминкәгә беренчеләрдән булып район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов килде. Ул фермерлар һәм сатып алучылар белән аралашты, барысына да уңышлы һәм матур көн теләде. Мәгариф учреждениеләренең мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчәләр, төрле төстәге материалдан ясалган эшләнмәләр, бәйләгән буслар, керамика һ.б. эшләнмәләре дә анда зур кызыксыну уятты.
Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре барысына да бәйрәм, дәртле музыка бүләк иттеләр, Татар һәм рус телләрендә һәм хәтта чегән мотивлары белән яраткан җырларын башкардылар. Шуңа күрә ярминкәдән берәү дә сатып алмыйча, яхшы кәефсез китмәгәндер, мөгаен.
Чыганак: "Яңа тормыш"