Сыер саву аппараты сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирүгә конкурс игълан ителә
2019 елның 8 ноябре, җомга
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында алты һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү буенча 2019 елда конкурс уздыру турында игълан.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы бюджетыннан савым аппараты чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм алты һәм аннан күбрәк баш савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында»гы 7.03.2009 ел, № 151 карары нигезендә бирелә.
Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм алты һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнар субсидия алдылар.