Болгар музей-тыюлыгының 2019 елның 4 апрелендәге 67од номерлы боерыгы нигезендә
1. Һәр айның беренче сишәмбесен барлык категория гражданнар өчен музей-тыюлыкка бушлай йөрү белән эш көне итеп билгеләргә.
2. Гамәлдәге законнар нигезендә, гражданнарның түбәндәге категорияләренә теләсә кайсы көнне музей-тыюлыкка бушлай йөрү хокукын билгеләү:
- Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы музей хезмәткәрләренә;
- ИКОМ әгъзаларына;
- 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына.;
- Унсигез яше тулмаган (экскурсия хезмәтен күрсәтмичә) затларга тиешле документ күрсәткәндә
3. 18 май – Халыкара музейлар көнендә барлык музейларга керү бушлай.