Географиядән белемнәрен тикшерделәр

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Ел саен уздырыла торган халыкара “Географик диктант” акциясендә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары катнашты.
Акция шәһәрдәге беренче урта мәктәп һәм санаторий мәктәп-интернат базасында үтте. Кырык биш минут вакыт эчендә база дәрәҗәсендәге сорауларга җавап бирергә кирәк иде.
Акциядә катнашучыларның барысына да, шул исәптән онлайн катнашучыларга да, таныклыклар тапшырылды. Диктант нәтиҗәләре белән ноябрь азакларында https://dictant.rgo.ru/ сайтында шәхси идентификацион номер буенча танышырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International