«Бердәм РОССИЯ» партиясенең Спас бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә төбәк атнасы барышында депутат Айрат Хәйруллин кабул итте
Болгар шәһәрендә яшәүче бер ир-ат күчемсез милеккә мирас хокукларын рәсмиләштерү уңаеннан мөрәҗәгать итте. 2001 елда әтисе тарафыннан гараж һәм складлардан торган җитештерү базасы сатып алынган, әмма ТР буенча дәүләт теркәү хезмәте Федераль Идарәсенең Спас бүлегендә бинага хокук теркәлмәгән. Милектән файдаланып, күп еллар милек хокукын рәсмиләштерә алмый. Ике тапкыр судка мөрәҗәгать иткән, тик хокукны танудан баш тартканнар. Аңлатмалар бирелде.
Биш мәсьәлә кабул итү барышында хәл ителде, берсе эшкә алынды.