“Татарча диктант”-2019 акциясе

2019 елның 25 октябре, җомга

2019 нчы елның 19 нчы октябрендә Спас районы “Татарча диктант” акцияседә актив катнашты.

Акциянең максаты -  татар әдәби телен куллану һәм татарча дөрес язуга игътибарны арттыру, татар теле орфографиясе һәм пунктуациясе кагыйдәләрен искә төшерү, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү иде.

Спас районының һәрбер мәктәп базасында татарча диктант язу мәйданчыклары эшләде. Бу акциядә 300 дән артык кеше катнашты (укучылар, укытучылар, ата-аналар, җәмәгатьчелек). Диктант язучылар Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам”мәкаләсеннән өзекне яздылар. Диктант бер атна эчендә махсус критерийләр буенча тикшереләчәк һәм бәяләнәчәк. 2019 нче елның 1 нче ноябреннән һәр катнашучы үз нәтиҗәсен http://diktant.tatar/ сайтына кереп таныша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International