Файдалы семинар

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

“Солнышко” балалар бакчасында “Заманча мәктәпкәчә белем учреждениесе максатларын тормышка ашыру инструменты буларак инновация технологияләре” темасына район семинар-киңәшмәсе үтте.

Чарада  катнашучылар  өлкән  һәм  хәзерлек группасына  йөрүче  балалар белән финанс белеме буенча дәресләр оештыруны тикшереп, анализ ясадылар. Тәрбиячеләр Людмила Давыдова белән Татьяна Королева “Реклама агентлыгы” һәм “Финанс мәктәбе” дәресләрен уздырдылар. Түгәрәк өстәл барышында семинарда катнашучылар өлкән тәрбияче Екатерина Трофимова һәм Красная Слобода авылындагы балалар бакчасы мөдире Татьяна Шеронова белән бергә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга икътисадый тәрбия бирү, финанс белемнәрен формалаштыру һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Тәрбияче Марина Советникова “Балаларның финанс белемнәрен үстерәбез” темасына кызыклы мастер-класс әзерләп уздырды. 
Соңрак киңәшмәдә мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Светлана Никитина һәм мәгариф бүлегенең баш белгече Ирина Марянина чыгыш ясадылар.
Семинарга йомгак ясаганда,  анда катнашучылар чараның нәтиҗәле һәм файдалы булуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International