Дәрес музейда үтте

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Музей-тыюлык хезмәткәрләре Спас тармак технологияләре техникумының “Кунакханә сервисы” бүлегендә укый торган студентларга “Болгар – Татарстанның туризм җәүһәре” дигән дәрес үткәрде.
Дәрес барышында студентларны музей комплекслары структурасы һәм эшләрне оештыру тәртибе белән таныштырдылар. Визит-үзәктә кунакларны ничек каршылаулары, экскурсия хезмәтенең ничек күрсәтелүе турында сөйләделәр.
Музей хезмәткәрләренең сөйләгәннәре, биргән файдалы киңәшләре студентларга киләчәк эшләрендә бик кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International