Бөек шагыйрь юбилеена

2019 елның 5 октябре, шимбә

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен “Россиянең җырланып бетмәгән җыры” дигән темага диско-лекция үткәрделәр.
Бу чара бөек рус шагыйре Михаил Лермонтовның тууына 205 ел тулуга багышланды.
Балаларны шагыйрьнең биографиясе, тормышындагы кайбер истә калырлык вакыйгалар белән таныштырып үттеләр. Соңыннан укучылар авторның кайбер әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән видеороликлар карадылар.
Балалар шулай ук М.Лермонтовның шигырьләрен укыдылар, уку залында аның иҗатына багышлап әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International