Агымдагы елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре (проблемалары) буенча профессиональ психологлар белән аралаша, киңәш-киңәшләр ала алачаклар.

Чараның үзенчәлеген игътибарга алып, һәм анда катнашырга теләгән гражданнарга белгеч - психолог белән нәтиҗәле эшләү максатларында (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International