“Автобус 14..30” акциясе барышында шәһәрнең укучылары, студентлары һәм яшьләре ТР Яшьләр эше министрлыгы вәкилләре белән әңгәмәдә катнаша алды.
Чарада ТР Яшьләр эше министры урынбасары Анна Захматова, районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев катнашты.
Әңгәмә барышында министрлык вәкилләре һәм инициатива төркеме яшьләрнең актуаль мәсьәләләре, үсеш һәм ял итү өчен ачык мәйданчыклар оештыру проблемалары буенча фикер алыштылар. Теләге булган һәр кеше шәһәрдә яшьләр өчен шартларны яхшырту буенча үз фикерен әйтә алды. Мәсәлән, онлайн-уеннар буенча турнир оештыру, дискотекалар үткәрү, диджейлар студиясен ачу, картинг-клуб эшен яңарту һәм башка тәкъдимнәр алынды. Күпләрне районда яшьләрнең аз калуы борчый, ә бу проблеманы хәл итү өчен яңа эш урыннары булдырырга кирәк.
Акция чараның иң актив катнашучыларына бүләкләр тапшыру һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.