Укучыларга – сайлаулар турында

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Район мәктәпләрендә парламент сәгатьләре үтте.
Аларда сүз Россия Федерациясендә сайлауларның ничек үтүе, сайлау этаплары, башка нәрсәләр турында барды. Алынган белемнәрен укучылар тест сорауларына җавап биреп ныгыта алдылар.
Узган сайлаулар район үзәк китапханәсендә интеллектуаль уен-викторина рәвешендә үткән чарада да игътибар үзәгендә торды. Викторинада шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең тугызынчы класс укучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International