Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills чемпионатында беренче урынны алды

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Чемпионатта ул су асты камерасы прототипын ясаган.
"Прототиплар җитештерү" компетенциясендә Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills дөнья чемпионатында беренче урынны алды.

Айдар Чаллыда көллияттә өченче курсны тәмамлаган. Аңа 19 яшь. Чемпионатта су асты камерасы прототипын ясаган.

"Үз илем өчен горурлык тоям, без хәзер дөньяда прототиплар җитештерү буенча иң яхшылары. Бөтен якыннарым ярдәм итте. Тренерларга да, экспертларга да рәхмәт. Бер ел бик нык әзерләндек, нәтиҗәсе булсын дип тырыштык", - диде. Киләчәктә инженер булырга хыяллана.

WorldSkills хәрәкәтендә катнашу Айдар Минеевның гаилә традициясе. Абыйсы Альберт Минеев "Инженер дизайны CAD" компетенциясендә профессионализм өчен медальон алган булган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International