Шәһәрдәге һәм райондагы гомуми белем һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә ничек җавап бирүен ачыклау максаты белән тикшерүләр уздырылды.
Барлыгы 52 учреждение (25 мәктәп, 22 балалар бакчасы һәм 5 өстәмә белем бирү учреждениесе) тикшерелде. Зур кимчелекләр ачыкланмады. Бары тик өч очракта гына күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре вак-төяк кимчелекләрне тиз арада бетерү өчен тиешле күрсәтмәләр бирделәр. Димәк, барлык объектлар да яңа уку елына кабул ителәчәк.