Делегацияне Ульяновск өлкәсе Муниципаль берәмлекләр советының башкарма директоры Д.К. Седов җитәкләде. Кунакларны Спас муниципаль районы башлыгы К.А. Нугаев каршы алды. Алар үз төбәкләрендә эшләү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү турында килештеләр.