Яңа уку елы башланыр алдыннан республикада традицион профилактика чарасына старт бирелде.
Әлеге чара барышында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре балаларның һәм яшүсмерләрнең юллардагы иминлеген тәэмин итү өчен күп тырышлык куячак, чөнки статистика мәгълүматларына караганда, нәкъ менә җәйге яллардан соң, сентябрь-октябрь айларында, балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләренең саны сизелерлек арта.
Чара кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны булдырмау максатында рейдлар, ата-аналар җыелышлары, балалар белән әңгәмәләр, конкурслар һәм викториналар уздырылачак. Балалар һәм педагоглар белән бергә чаралар оештыру да каралган, аеруча утны кире кайтара торган элементларны популярлаштыруга зур игътибар биреләчәк.