Киңәшмәдә район прокуроры Г.в. Тимофеев, район Советы һәм Башкарма комитеты активы, әлеге мәсьәләдә вәкаләтле оешмаларның җитәкчеләре катнашты.

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Узган ялларда Зөлфия Шәмсиева белән Бибинур Усманова үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Зөлфия Сәлахетдин кызы белән Бибинур Гашыйк кызын контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Равил Галәветдинов кайнар котладылар. Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткаларын, күчтәнәчләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Котлауларга шулай ук район ветераннар оешмалары советы рәисе, социаль яклау бүлеге вәкилләре, туганнары һәм якыннары да кушылды. Алар хезмәт ветераннарына саулык, җан тынычлыгы, имин тормыш теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International