Яшь укытучылар һөнәр белән таныштылар

2019 елның 9 августы, җомга

Спас районының яшь педагогларын укытучы һөнәре белән якыннанрак таныштырдылар.

Казанда узган тантанада безнең районнан Ольга Юркова, Светлана Емелюшина, Руслан Хәлиуллин, Надежда Слепнева һәм башкалар катнашты. 
Көн программасы “Киләчәк укытучысы” темасына дискуссия белән башланып китте. Укытучылар мәгариф тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Алар өчен шулай ук һөнәри компетецияләрне формалаштыру буенча тренинглар, мастер-класслар да оештырылды. Чараларны тәҗрибәле остазлар, педагог һәм җитәкчеләр уздырды.
Чара ахырында мәгариф тармагының яшь белгечләре яшь укытучы антын биреп, яшь педагог гимнын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International