Аның темасы көчәнеш астында эшләүнең нәтиҗәле алымнарын өйрәнү һәм кертүгә багышланды.
Көчәнеш астында эшләү бөтен дөньяда электр җайланмаларына хезмәт күрсәтүнең иң заманча алымы булып тора. Аның өстенлекләре кулланучыларны электр энергиясе белән тоткарлыксыз тәэмин итү, персоналның эш квалификациясен һәм җитештерү культурасын үстерү, электр тогының юнәлешен үзгәртеп тоташтыру вакытында хаталарның санын киметү һәм башкалардан гыйбарәт. Бу алымны кертү буенча үз тәҗрибәләре белән симпозиумда тармакның әйдәп баручы белгечләре уртаклашты.
Симпозиум 100 артык кешене берләштерде, алар арасында АКШ, Финляндия, Кытай делегацияләре, шулай ук Татарстан Республикасының төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре бар. Чараны ачып җибәргәндә кунакларны район башлыгы Камил Нугаев, “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев сәламләде.
Симпозиумда катнашучылар югары вольтлы линияләрдә эшләү өчен махсус техника, махсус җайланмалар һәм инструментлар күргәзмәсе белән таныштылар.