Болгарда ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашты

2019 елның 27 июле, шимбә

«Бердәм Россия» партиясе тарафыннан игълан ителгән «Безнең ишегалды» программасы буенча фикер алышу кысаларында Болгарда Горький урамында урнашкан күп фатирлы биш йортта яшәүчеләр белән беренче очрашу узды.

Очрашуда ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Камил Нугаев - район башлыгы, «Алексеевскдорстрой» ААҖ Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Хокук бүлеге башлыгы Александр Чубаров катнашты. Чарада шулай ук идарәче компания, ТИБ вәкилләре, йортлар буенча җаваплылар катнашты.

– Без сезнең ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алышырга җыелдык, - диде җыелучыларга мөрәҗәгать итеп Камил Әсгатович. – Сезнең белән бергә без ишегалларыгызның ничек күренәчәген, нәрсәне үзгәртергә мөмкин һәм нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итәргә тиеш, чөнки күп нәрсә шуңа бәйле. Безнең партия республикада ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашыру инициативасы белән чыкты, аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Ул инде киләсе елга старт алачак. Биш ел эчендә шәһәрләрдә, район үзәкләрендә, бистәләрдә ишегалларын тикшерү, паспортлаштыру һәм төзекләндерү планлаштырыла…

Очрашу барышында биредә яшәүчеләр үз тәкъдимнәрен әйттеләр. Алар балалар һәм спорт мәйданчыклары, эскәмияләр, беседкалар һәм башка кече архитектура формаларына кагылышлы иде. Алга таба барлык тәкъдимнәр дә Татарстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министрлыгына тапшырылачак, алар белән яшәүчеләрне таныштырачак проектлар әзерләнәчәк.

Фикер алышу актив узды, кешеләр ишегалды территорияләрен үзгәртүне хупладылар.

Район башлыгы фикер алышуда катнашканнары, үз ишегалларына, йортларына, гомумән шәһәргә карата кызыксынучан карашлары өчен шәһәр халкына рәхмәт белдерде һәм «Бердәм Россия» нең эш барышын контрольдә тотачагын ассызыклады.
Установите приложение на смартфон и работайте офлайн
+Установить Переводчик

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International