Камил Әсгат улы район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде. Узган атнага йомгак ясалды, агымдагы мәсьәләләрне карадылар, якын киләчәккә чаралар планы белән таныштылар.
Аннары Спас муниципаль районы башлыгы К.А. Нугаев авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә узган атна нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре буенча фикер алыштылар һәм алдагы чорга эш планы төзеделәр.
Шуннан соң Башкарма комитетның актлар залында «Мәдәният «милли проектын гамәлгә ашыру " форсайт-сессиясе форматында Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте белән очрашу узды. Очрашуда яшьләр хөкүмәте әгъзалары профильле проектларны тәкъдим иттеләр, эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Форсат-сессиядә Спас муниципаль районы башлыгы К. А.Нугаев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е. А. Афоньшина, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы А. Н. Вәлиәхмәтов, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе А. В. Абросимова катнаштылар.
Көннең икенче яртысында Камил Әсгат улы Өчкүл авылында сугым цехы ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук «Болгар хәләл» ҖЧҖ җитәкчесе Е.В. Медведев, Спас муниципаль районының авыл җирлекләре һәм КФХ башлыклары һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.