Бу көннәрдә авыл халкының мәшәкатьләре күп була. Шуңа да карамастан, барлык эшләрне читкә куеп, тукайлылар кичләрен Мәдәният йортына күршеләре белән очрашуга килделәр.
Безнең кебек үк Әлки җире игенчеләр, терлекчеләр, башка һөнәр ияләре белән генә түгел, сәхнә осталары белән дә дан тота.