Камил Әсгат улы «Болгар Радиосы» ның велоэстафетасын Казан-Болгар маршруты буенча оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чараның программасы каралды, әзерлек планы расланды һәм җаваплы затлар билгеләнде.
Көннең икенче яртысында Спас муниципаль районы башлыгы К.А. Нугаев Иске Рәҗәп авыл җирлегенә эшлекле сәфәр кылды. Кырларның торышын карап чыкты, кыр эшләренең барышы белән танышты, КФХ башлыклары белән уңыш җыю мәсьәләләре турында фикер алышты.