Китапханәдә яңа чара үткәрелде

2019 елның 19 июле, җомга

Үзәк китапханә каршындагы мәйданчыкта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Старые книги о главном” дигән чара үткәрелде.
Чарага багышлап махсус хәзерләнгән күргәзмәдә бәйрәмнең тарихы, гаиләнең җәмгыятьтәге роле, мөнәсәбәтләр төзү, балалар тәрбияләү турында китаплар һәм журналлар куелды. Катнашучылар борынгы заманнардан ук мәхәббәт билгесе булып саналган ромашка чәчәген символ итеп алган бу бәйрәмнең ничек барлыкка килүе белән таныша алдылар. Чарага килүчеләр шулай ук очрашу темасына багышланган мәкалә һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Оештырылган чара барысында да уңай тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International