Пушкинга багышланды

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Болгар цивилизациясе музееның күргәзмәләр мәйданчыгында бөек рус шагыйренең фаҗигале үлүенә 180 ел тулуга багышланган “Пушкин сквозь шторма судьбы” дигән яңа күргәзмә ачылды.
Күргәзмә экспозициясенә “В.И. Ленинның туган ягы” Дәүләт тарихи-мемориаль музей фондларыннан РСФСРның халык рәссамы Анатолий Зыковның картиналары куелды. Сәнгать әсәрләрендә рәссам төрле техникада күренекле шагыйрь һәм язучының әсәрләре эчтәлеген сурәтләгән. 
Күргәзмә һәр кешедә зур кызыксыну тудырырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International