Спас муниципаль районы башлыгы К.А. Нугаев Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында һәм Икмәк музеенда булды. Килүчеләргә хезмәт күрсәтү эше белән танышты, туристларны җәлеп итү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Көннең икенче яртысында Камил Әсгат улы эш визиты белән Казан шәһәренә барды. ТР Министрлар Кабинетында берничә очрашу үткәрде. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Ю.З. Камалтынов белән очрашканнан соң, очрашуда ТР Дәүләт Советына сайлауларны үткәрү мәсьәләләрен карадылар. Шулай ук К.А. Нугаев ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Р. Т. Борһанов белән Спас муниципаль районы мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау проблемалары турында фикер алышты.