Көн нәтиҗәләре

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Спас муниципаль районы башлыгы К.А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде. Узган атнага йомгак ясалды, агымдагы мәсьәләләрне карадылар, якын киләчәккә чаралар планы белән таныштылар.

Соңыннан Камил Әсгатович авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә узган атна нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре буенча фикер алыштылар һәм алдагы чорга эш планы төзеделәр.

Көннең икенче яртысында К. Ә.Нугаев эшлекле сәфәр кылды. «Авангард» АҖ, «Красный Восток Агро» ИК " ҖЧҖ, З.И. Минһаҗева КФХ кыр эшләренең барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International