Яшьләр көне-һәркемгә бик якын һәм популяр бәйрәм.
Яшьлек-ул билгеле бер кысалар белән чикләнгән түгел, ә күңел халәте. Әгәр авантюризмның тере рухы, иҗади потенциалга, дөньяга караш оптимизм белән тулы икән, яшьлек бәйрәме дәвам итә!
Һава торышы начар булу сәбәпле, бәйрәм район мәдәният йортына күчерелә. Ул район башлыгы Камил Нугаевның һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Әхтәм Вәлиәхмәтовның җылы котлаулары белән башланып китте.
Бәйрәмдә катнашучылар игътибарына Ксения Молодова, Александра Горячкина, Варвара Лисюк, Татьяна Аристова, Николай Сафонов, Рөстәм Холирзоев, Павел Козенко һәм башкалар катнашында концерт тәкъдим ителде.
Намуслы һәм профессиональ хезмәтләре өчен һәм ТР яшьләр сәясәтенең 25 еллыгы уңаеннан районның яшь белгечләре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте, «Сугышчан туганлык» шәһәр казаклар җәмгыяте, «Доброделание» Социаль проектлау үзәге, балалар иҗаты йорты, «Витязь» спорт юнәлешендәге клуб, «Болгар» сәламәтләндерү-белем бирү үзәге, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге, «Олимп» спорт мәктәбе дә бүләкләргә лаек булды. Шулай ук бу кичтә яңа гына оешкан гаилә парларын да хөрмәтләделәр, беренче балалары туу белән гаиләне дә чын күңелдән котладылар. Аларга бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм концерты дискотека белән тәмамланды.