Болгар музей-тыюлыгындагы палаткалы лагерьда оештырылган “Болгар-Туган тел” профильле сменасы кысаларында, тиздән Казанда үтәчәк эшче һөнәрләрнең WorldSkills яшьләр дөнья чемпионаты әләмен каршылау тантанасы булды.
Владимир Корнилов
Эшче һөнәрләрнең WorldSkills яшьләр дөнья чемпионаты әләменә 2017 елның 21 октябрендә Сочи шәһәрендә, яшьләр һәм студентларның XIX Бөтендөнья фестивалендә старт бирелгән иде. Бу эстафетада Россиянең 24 төбәге, шулай ук дөньяның 20 иле, хәтта халыкара космос станциясе дә катнашты. Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты башланыр алдыннан, әләм Татарстанның барлык муниципалитетларында булып кайтырга тиеш.
Эстафета Казанда 22 августтан 27 августка кадәр дәвам итәчәк һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын ачып җибәрү тантанасында тәмамланачак.
Безгә WorldSkills әләме Саба районыннан килде. Флагны Болгарда кабул итү тантанасында район башлыгы Камил Нугаев катнашты.
– Сезнең белән кабат очрашырга мин бик шат, – диде ул, сменада ял итүчеләргә мөрәҗәгать итеп. Яшьләрне, аларның ничек актив һәм бердәм булуын күргәннән соң, үземнең дә күңелләр күтәрелеп китә... Бүген WorldSkills әләменең Болгарга килүе белән горурланабыз. Үз вакытында шулай ук Универсиада, кышкы Олимпия уеннарының әләмнәрен кунакчыл Болгар җирендә кабул иткән идек. Боларның барысы өчен дә республика һәм Россия хөкүмәтенә бик зур рәхмәт...
Флагны каршылау тантанасында шулай ук WorldSkills 45нче дөнья чемпионатының оештыру комитеты вәкилләре катнашып, бәйрәмне оештыручылар һәм алып баручылар белән бергә җыелган халыкка хәрәкәт һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру турында сөйләделәр. Аларга бу эштә чемпионатның символлары – Алтын һәм Алмаз ярдәм итте.
Каршылау тантанасында Камил Нугаев дөнья чемпионаты флагын кабул итеп, аңа Спас районы гербын беркетте һәм шулай итеп аның Спас җирендә булуын рәсми рәвештә раслады!
Кунаклар җыелган яшьләрне бу тантаналы вакыйга белән тагын бер кат котлап, барысына да уңышлар, иминлек һәм тынычлык теләделәр.
Аннары һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты әләме республиканың Әтнә районына юл тотты.