Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә уздырды. Узган атнага йомгак ясадылар, агымдагы мәсьәләләрне карадылар, якын арада чаралар планы белән таныштылар.
К. А. Нугаев авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә узган атна нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре буенча фикер алыштылар һәм якындагы чорга эш планы формалаштырдылар.
"Болгар-Туган Тел «палаткалы лагерьның төбәкара профильле сменасын ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасында Спас муниципаль районы башлыгы К. А. Нугаев, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Т. Д. Сөләйманов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе әйдәүче консультанты А. Г. Әхәтова катнашты.