15 июньдә – изге Болгар җыены

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Киләсе шимбәдә борынгы Болгар яңадан күпсанлы кунаклар кабул итәргә хәзерләнә. Монда чираттагы тапкыр традицион изге Болгар җыены үтәчәк.

Бәйрәмне ачып җибәрү тантанасы 9.30 сәгатьтә, иске Болгарның үзәк мәйданында була. Программаны дини музыка концерты дәвам итәчәк. Ә 10.30 сәгатьтә “Кече манара һәм Хан төрбәсе” комплексы территориясендә - тәүбә, 12.00 сәгатьтә Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы укылачак. 
Шул ук көнне 7.00дән 19.00 сәгатькә кадәр музей объектлары эшләп торачак. Шулай ук 7.00дән 16.00 сәгатьткә кадәр - ТР Халык халык һөнәрләре палатасы сәүдә нокталары, 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр интерактив мәйданчыклар эшләргә тиеш. 
Бәйрәмгә килгән һәр кеше җаны теләгән шөгыль таба ала, ә борынгы Болгар җиренә сәяхәт һәркемдә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырыр, дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International