Чик сакчылары көне алдыннан, шәһәрнең Пушкин, Гордеев һәм Горький урамнары кисешкән чатта, төрле елларда ил чигендә хезмәт итүчеләр хөрмәтенә һәйкәл ачылды.
Районның чик сагы гаскәрләре ветераннары җәмгыяте рәисе Рәшит Зыятдинов мондый һәйкәл булдыру турында күптән хыялланган. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан үзе кебек үк энтузиастлар белән сөйләшеп киңәшкәннән соң, җиң сызганып эшкә керешкәннәр. Кыска гына вакыт эчендә район җитәкчелеге һәм иганәчеләр булышлыгы белән монументның чик баганалары һәм мәрмәр плитәдән торган төп композициясен урнаштыру өчен урын әзерләгәннәр. Территория тулысынча тәртипкә китерелгән.
Һәйкәлне ачу тантанасында район башлыгы Камил Нугаев, Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан чик сагы хезмәте ветераннарының Татарстан Республикасы буенча оешмасы рәисе Рафаэль Заһидуллин, якташыбыз, техник фәннәр докторы, профессор Эльмас Нуруллин (ул да чик буенда хезмәт иткән), Рәшит Зыятдинов һәм башка кунаклар чыгыш ясады. Араларында Казаннан, Балтач һәм Кама Тамагы районнарыннан килүчеләр дә бар иде. Алар барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм әлеге вакыйганың район һәм республика буенча зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр.
– Һәйкәл төзүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтәсе килә, – диде Рәшит Зәйнетдин улы. – Тантанага килүчеләргә дә рәхмәт. Һәйкәл ачу тантанасында яшьләрнең күп булуы аеруча да шатландыра...
Бер төркем ветеран-чик сакчыларына истәлек медальләре тапшырылды. Тантаналы шартларда монумент өстендәге япманы тартып төшерделәр һәм чик сагы гаскәрләренең флагларын күтәрделәр. Шуннан соң бер минут тынлык игълан ителде Яңа ачылган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куйдылар.
Тантанада катнашучылар хөрмәтенә район Мәдәният йорты, Ульяновск, Самара, Тольятти һәм башка шәһәрләрдән килгән кунаклар башкаруында дәртле җырлар яңгырады.