Спас үзешчәннәре – “Каравон”да

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Республиканың иң мәртәбәле конкурсларыннан берсе булган рус милли бәйрәмендә Куралово авылының “Лебедушка” ансамбле (җитәкчесе Наталья Трифонова), “Веселая компания” вокаль ансамбле (Варвара Лисюк) һәм район Мәдәният йорты коллективы катнашты.

Спас артистлары “Каравон” сәхнәсендә чыгыш ясап, дипломнар алдылар. Бәйрәм катнашучыларның ачык төстәге милли костюмнары, җыр-биюләре, алтын куллы халык осталары ясаган төрле әйберләрдән күргәзмәләре белән һәркем өчен истә калырлык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International