Спас районы мәгариф яңалыклары

2019 елның 24 мае, җомга

Район мәктәпләренең биш укучысы “Россия династияләре” иҗат һәм проект эшләренең төбәкара конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче дипломнарына ия булдылар.

Конкурста беренче урыннарга санаторий мәктәп-интернатның 4,6,9 классларында белем алучы Алена Куценко, Ольга Якличева һәм Данила Волков чыкты. Өчкүл һәм Ким мәктәпләреннән Даниэл Гришин белән Елизавета Абасева да җиңүче дипломнары алдылар. Полянка һәм Ким мәктәпләреннән Вероника Конантьева һәм София Березкина призерлар арасына керде.
Җиңүчеләрне Казандагы 139нчы гимназиядә бүләкләделәр. Аларга Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International