Җиңү көне алдыннан игътибарсыз калдырмадылар

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Болгар шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И. А. Кузнецов, «Бердәм Россия» партиясенең Спас җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Н.П.  Храменкова белән Бөек Ватан сугышы ветераны Клыпин Георгий Ивановичны, фашист концлагерьларының кече яшьтәге тоткыны Хәмидуллина Нәкыя Ситдыйк кызында булдылар.

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән Спас районы башлыгы К. А. Нугаев, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы җиденче чакырылыш депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллин һәм шәхсән үз исеменнән аларны якынлашып килүче 9 Май бәйрәме белән котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International