Кем иң яхшы укучы?

2019 елның 26 апреле, җомга

“Ел укучысы – 2019 “ район конкурсының абсолют җиңүчеләре исеменә шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең 4 һәм 8 класс укучылары Степан Севастьянов белән Анна Беляева һәм Никольск урта мәктәбенең унберенче класс укучысы Илья Сиринов лаек булды.

Ольга СТРЕЛОВА

Елның иң яхшы укучысы исеменә лаек булучыларны ачыкларга ярдәм итә торган бу конкурс быел шәһәрдәге беренче урта мәктәп базасында үтте. Конкурста шәһәрдәге урта, Полянка, Бураково, Ямбакты, Никольск, Кузнечиха, Ким һәм кадетлар мәктәбеннән унөч укучы катнашты.
Әлеге интеллектуаль бәйгедә катнашучыларга үз мәктәпләре белән таныштыру һәм аның данын яклау, талант һәм осталыкны күрсәтү мөмкинлеге тудыру белән бергә, әле нинди дә булса яңа нәрсәгә өйрәнергә дә ярдәм итә. Конкурста катнашу өчен балаларның һәрберсе тырышкан, нидер эшләгән һәм уйлап тапкан. Шунысын да әйтергә кирәк, конкурсантлар моңарчы да төрле фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган, үзләренең иҗат проектларын уңышлы яклаган, фәнни-гамәли конференцияләрдә, спорт ярышларында, иҗат конкурсларында актив катнашкан.
Укучылар арасында оештырылган бәйге берничә этаптан торды. Иң яхшы укучы исемен алуга дәгъва иткән балаларга төрле сынауларда катнашырга туры килде. Мәсәлән, конкурсның презентация рәвешендәге беренче сынавы “Укудагы уңышларымның сере” дип аталды. Һәр укучы үзе, туган авылы, укуда ирешкән казанышлары, мәктәптә яраткан фәннәре һәм дәресләре турында үзенчәлекле итеп сөйләп бирде. “Дәреслек китабы битләре буйлап” дигән икенче бирем интеллектуаль уен рәвешендә үтте. Балалар унбиш минут дәвамында белемнең төрле өлкәсенә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Конкурсның соңгы этабында иҗат проектларын якладылар. 4-5 класс укучыларына “Безнең гаилә традицияләре” темасына проект әзерләү бурычы куелды. 6-9 класслар – “Мин – тикшеренүче”, өлкән класстагылар исә “Минем киләчәгем” проектлары белән катнаштылар.
Җиңүчеләрдән тыш, “Талант” номинациясендә иң яхшы булып Степан Мошков (Полянка), “Интеллект”та – Дарья Полякова (Бураково), “Илһам” да – Савва Михайлов (Болгардагы 1нче мәктәп), “Ел ачышы”нда – Азат Галәветдинов (Ямбакты) танылды. Жюри фикеренчә, иң матур сөйләүче – Альберт Аверьянов (кадетлар мәктәбе). Болгардагы 1нче мәктәптән Валерия Морюхова – иҗади, Никольскидан Татьяна Авдонина – актив, Кузнечихадан Ләйсән Нуруллина эрудицияле укучы буларак билгеләg үтелде. “Ел лидеры” номинациясендә – Болгардагы 2нче мәктәптән Дарья Симанова, “Казаныш”та – Кимнан Елизавета Абасева җиңде.
Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Алда укучыларны көндәлек уку, яңа җиңүләр һәм казанышлар көтә. Уңышлар телибез сезгә, яшь талантлар!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International