“Суар” мөдире Иннополиста чыгыш ясады

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

БГИАМЗның “Суар” филиалы мөдире Нинель Садриева Иннополистагы лицей һәм мәктәп укучылары һәм педагоглары алдында чыгыш ясады.

Үз чыгышларын ул Бөек Ватан сугышы елларында Ватан сакчыларының батырлыгына багышлады. Документлар белән расланган фактлардан торган гыйбрәтле язмаларны башлангычлар да, өлкән класс укучылары да бик кызыксынып тыңладылар. 
Нинель Мәсгут кызына Рәхмәт хатлары тапшырылды, аны киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә чакырдылар. Киләчәк шәһәре, фән үзәге Иннополис буенча экскурсия кунакта зур тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International