Гаилә тарихын саклап

2019 елның 19 апреле, җомга

“Минем шәҗәрәм-2019” генеалогия тикшерүләренең республика конкурсы муниципаль этабына йомгак ясалды.

Архив эшләре буенча ТР Дәүләт комитеты оештырган конкурс гаилә шәҗарәләре традициясен яңарту, гаилә кыйммәтләрен ныгытуны максат итеп куя.
1-4 класс укучылары арасында санаторий интернат-мәктәп укучысы Алена Куценко җиңеп чыкты, икенче урынны беренче урта мәктәптән Савва Михайлов алды. 5-8 класс укучылары арасында җиңүне беренче мәктәп укучысы Дарья Марюхова яулады, икенче урынга – Ольга Якличева (санаторий интернат-мәктәбе), өченче урынга Татьяна Авдонина (Никольск мәктәбе) чыкты. 9-11 класс укучылары арасында беренче мәктәп укучысы Алсу Сәгыйрова җиңде, Елизавета Абасева (Ким), Екатерина Назарова (Бураково) призер исемен алдылар.
Җиңүчеләрнең эшләре конкурсның республика этабында катнашу өчен җибәреләчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International