Алишның иҗатын өйрәнеп

2019 елның 12 апреле, җомга

Болгардагы музей-тыюлыкның Абдулла Алиш музеенда санаторий мәктәп-интернатның 4нче класс укучылары өчен “Китапның тарту көче” дигән чара үткәрделәр.
Балалар якташыбызның тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче музей экспонатлары белән таныштылар. Лекция барышында балалар язучының әсәрләренә кагылышлы күп сораулар бирделәр. Алар шулай ук викторинада теләп катнаштылар, Алиш әкиятләрендә очрый торган рәсемнәр белән таныштылар, табышмакларга җаваплар бирделәр. Шунысын әйтергә кирәк, Абдулла Алишның төрле елларда иҗат ителгән әсәрләрен балалар яратып укыйлар. Аның китаплары тылсымлы көчкә ия булуы белән аерылып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International