“Бердәм Россия” партиясенең Спас бүлеге яшь рәссамнарны “Балалар рәсем ясый” 13нче республика конкурсының район этабында катнашырга чакыра.
Конкурста район гомумбелем бирү мәктәпләренең 1-4 класс укучылары, шулай ук 6 яшьтән 12 яшькәчә сәнгать мәктәбе укучылары катнаша ала.
А-4 һәм А-3 форматындагы ирекле стильдәге рәсемнәрне 30 апрельгә кадәр “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенә (район Мәдәният йорты) тапшырырга кирәк.
Һәр рәсемнең арткы ягына ТР дәүләт телләренең берсендә (русча яки татарча) катнашучының исем-фамилиясе, яше, классы, мәктәп номеры, яши торган район һәм торак пункты, рәсемнең исеме, укытучысының исем-фамилиясе, элемтә өчен телефоны язылырга тиеш.
Конкурс “Россия Федерациясендә театр елы”, “Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы”, “Без имин юллар өчен” (юлларда балаларның иминлеген пропагандалау һәм балаларның җәрәхәтләр алуын профилактикалау), «Казан телевидение студиясенә 60 ел (“Татарстан” ДРТК)» номинацияләрендә уздырыла.
2019 елның 6 маенда “Бердәм Россиянең” җирле бүлеге район мәгариф бүлеге белән бергә конкурсның район этабына йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләргә тиеш. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла, ә 13 майга кадәр иң яхшы дип табылган 10 эш конкурсның республика этабында катнашу өчен җибәреләчәк.
Республика конкурсына йомгак 2019 елның 3 июненә кадәр ясалачак. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы Россия көнендә, 12 июньдә булырга тиеш.
Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә беренче, икенче һәм өченче урыннар бирелә. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырыла.
Конкурс турында өстәмә мәгълүматны 3-09-53 телефоны буенча алырга мөмкин.