Чәй белән сыйладылар

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Спас район электр элемтәсе узелы хезмәткәрләре “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте компаниясе оешуның ун еллыгын үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр.
Әлеге вакыйга уңаеннан компания хезмәткәрләре чәй табыны әзерләделәр. Сату һәм хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре бу көнне килгән абонентларга аеруча шат булды. Аларны кайнар чәй белән сыйладылар һәм компания әзерләгән сувенирларны тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International