Узган шимбәдә Болгардагы Ислам академиясенә Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Бөтендөнья Ислам лигасы Генераль секретаре Мөхәммәд бин Абдул-Кәрим Әл-Иса җитәкчелегендәге делегация килде.
Дәрәҗәле кунакларны борынгы Болгар җирендә район башлыгы Камил Нугаев, Ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов һәм башкалар каршы алды һәм озатып йөрде.
Бөтендөнья Ислам лигасы 1962 елда Мәккә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) оешкан. Учредительләр советына 50дән артык дин эшлеклесе керә. Лига белән Согуд Гарәбстанында зур дәрәҗәгә ия булган дин әһелләре арасыннан сайлап куелган генераль секретарь җитәкчелек итә. Оешма алдында торган бурычларның берсе Ислам тәгълиматын таратудан гыйбарәт. Лига Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы хөкүмәтнеке булмаган консультатив оешма статусына ия һәм дөньядагы хөкүмәтнеке булмаган барлык Ислам оешмаларының җитәкчелек итүче үзәге ролен алуга дәгъва итә.
Сәфәр программасында каралганча, Мөхәммәт бин Абдул-Кәрим Әл-Иса Болгардагы Ислам академиясе студентлары алдында Ислам турындагы фикерне һәм динебезне үстерүнең заманча юнәлешләре темасы буенча лекция укыды. Очрашу барышында академия студентлары һәм укытучылары Генераль секретарьга үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Россия Федерациясенә эш сәфәре белән килгән Мөхәммәт бин Абдул-Кәрим Әл-Иса җитәкчелегендәге делегацияне шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та кабул итте. Очрашу барышында киләчәктә башкарылырга тиешле эшләр белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.